+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 октябрь 2023, 15:01

Үсеш корпорациясе инвесторларга ярдәм күрсәтә

Башкортстанда җир участокларын берьюлы ике инвестор арендага алды, аларның проектларын төбәк Үсеш корпорациясе озата бара.

Үсеш корпорациясе инвесторларга ярдәм күрсәтәҮсеш корпорациясе инвесторларга ярдәм күрсәтә
Үсеш корпорациясе инвесторларга ярдәм күрсәтә
Инвесторларның берсе - «Лукойл-Уралнефтепродукт» компаниясе, ул АЗСның булган челтәрен киңәйтү кысаларында яңа автозаправка станциясе төзүне планлаштыра.

- Проектны тормышка ашыруга инвестор якынча 185 млн сум акча җибәрәчәк һәм 15 яңа эш урыны булдырачак. Яңа заправка Иглин районында, "М-5" Урал федераль трассасы буйлап урнаштыру планлаштырыла. Автомобильчеләргә уңайлы булсын өчен аның территориясендә кафе һәм мини-маркет ачылачак, - диде Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Дәүләт ярдәменең шундый ук чарасын алган икенче инвестор - «Технопром» компаниясе.

- Проектка планлаштырылган инвестицияләр күләме 334 млн сум тәшкил итәчәк, 49 яңа эш урыны булдырылачак. Предприятие эшчәнлеге аның потенциаль клиентларына хезмәт җитештерүчәнлеген һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттырырга, шулай ук продукциянең бәясен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Завод Уфа шәһәренең Дим районында урнашачак, - диде Наил Габбасов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас