

2022 ел нәтиҗәләре буенча, төбәк бәяләве буенча, тулай төбәк продукты күләме 2,2 триллион сум тәшкил итә, бу чагыштырма бәяләрдә 2021 ел дәрәҗәсеннән 3,5 процентка югарырак. Бу ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продуктының 2022 ел дәрәҗәсенә карата 3,2 процент үсеше көтелә.
- Яңа икътисади чакырулар шартларында республика кредитка сәләтлелек рейтингында үз позицияләрен саклый,. Бу республиканың территориаль, инвестицион һәм инфраструктура үсешенең төп проектларын гамәлгә ашыруда өстенлекләрнең дөреслеген, шулай ук бюджетның баланслылыгы һәм тотрыклылыгы буенча күрелә торган нәтиҗәле чараларның булуын раслый, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.