- Тренерлар мәктәбе - ел саен үткәрелә торган чара, ул гомумләүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең эчке тренерларына үз компетенцияләрен үстерергә һәм башка төбәкләрдән килгән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Проект кысаларында эчке тренерларны компетенцияләр үзәге экспертлары алты ай дәвамында өйрәтә. Сертификатлаудан соң алар үз коллегаларын үзләре өйрәтә һәм сакчыл технологияләр кертү буенча проектларны тормышка ашыра ала. Предприятие коллективының «Сакчыл» җитештерү культурасын формалаштыруга җәлеп ителүе аларның профессиональлегенә бәйле, - диде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Өч көн дәвамында сакчыл технологияләр куллану, персоналны укыту һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты коралларын куллану күнекмәләрен камилләштерү буенча 35 осталык дәресләре узды. Катнашучылар җитештерү системасын нәтиҗәле оештыру буенча экспертларның иң яхшы практикалары белән танышты.
Чарада илнең 67 төбәгеннән 500 предприятие вәкиле, шул исәптән нефть-газ һәм нефть химиясе җиһазлары, үсемлекләрне химик саклау чаралары, минераль ашламалар җитештерүгә махсуслашкан 16 компания хезмәткәре катнашты.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте.