+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 октябрь 2023, 13:15

Башкортстан җиһазлары "Русиядә эшләнгән" күргәзмәсендә күрсәтеләчәк

"Made in Russia" стенды кысаларында нефть химиясе һәм нефть эшкәртү продукциясе сыйфатын контрольдә тоту өчен автомат аппаратлар җитештерү һәм эшләү белән шөгыльләнә торган "Нефтехимавтоматика" Башкортстан махсус конструкторлык бюросы акционерлык җәмгыяте "Русиядә эшләнгән" халыкара экспорт форумында үз производствосының лаборатория җиһазларын, нефть продуктларының, битум, ягулык һәм геотекстиль сыйфатын контрольдә тотуның автомат аппаратларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Башкортстан җиһазлары "Русиядә эшләнгән" күргәзмәсендә күрсәтеләчәкБашкортстан җиһазлары "Русиядә эшләнгән" күргәзмәсендә күрсәтеләчәк
Башкортстан җиһазлары "Русиядә эшләнгән" күргәзмәсендә күрсәтеләчәк

- Башкортстан Республикасы экспортны яклау үзәге белән хезмәттәшлек барышында без предприятиеләребезгә финанс һәм финанс булмаган ярдәм күрсәтәбез. «Нефтехимавтоматика» компаниясе 2019 елдан хезмәт күрсәтүне алучы булып тора, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.

«Русиядә эшләнгән» форумы барышында шулай ук Башкортстан делегациясе «Ел экспортеры» бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне һәм призёрларны традицион бүләкләүдә катнашачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас