+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 октябрь 2023, 07:55

«Алга»да Русия һәм Кытай сәүдә-логистика базасы булдырылачак

«Алга» махсус икътисади зонасы "Бөек ефәк юлы үсеше" программасы кысаларында кооператив сәүдә-логистика базасын урнаштыру мәйданчыгы буларак карала.

«Алга»да Русия һәм Кытай сәүдә-логистика базасы булдырылачак«Алга»да Русия һәм Кытай сәүдә-логистика базасы булдырылачак
«Алга»да Русия һәм Кытай сәүдә-логистика базасы булдырылачак

Әлеге проектны гамәлгә ашыру шартлары турында Кытай-Европа технологик һәм икътисади хезмәттәшлек ассоциациясе һәм Үсеш корпорациясе, «Алга» МИЗ идарәче компаниясе вәкилләре арасында сөйләшүләр барышында килештеләр.

- Коллегалар, махсус икътисади зонаны сәүдә-икътисади хезмәттәшлек өчен төп инструментларның берсе буларак, Русия һәм Кытай сәнәгать кооперациясен актив үстерергә ниятли. Элек Ассоциация вәкилләре республикага инвестицион потенциал белән танышу өчен килгән иде инде, хәзер исә яңа тәкъдимнәр белән кайттылар. Сәүдә-логистика базасын ачудан тыш, партнерлар шулай ук, Башкортстан җитештерүчеләреннән Кытайга азык-төлек озату мөмкинлеге белән дә кызыксына. Бу сорауларны без профильле ведомстволар белән берлектә эшлибез, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Кытай партнерлары билгеләп үткәнчә, нәкъ менә «Алга» сәүдә-логистика базасын уңайлы географик урнаштыру һәм кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителеш исәбенә туры килә торган мәйданчыклар исемлегендә беренче булды. Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча очрашуда катнашучылар проектны МИЗда гамәлгә ашыру мөмкинлеген алга таба да җентекләп өйрәнү турында килеште.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас