+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 октябрь 2023, 10:06

Радий Хәбиров "Уфаоргсинтез"та булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Башнефть" компаниясе генеральный директоры Андрей Лазеев белән бергә Русиянең нефть химиясе заводларында иң зурларның берсе - "Уфаоргсинтез"та булды.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Төбәк җитәкчесе предприятиенең технологик комплексы белән танышты. Аерым алганда, 2018 елдан биредә елына 170 мең тонна куәтле кумол җитештерү буенча модернизацияләнгән җайланма эшләтеп җибәрелде. Бу лак-буяу сәнәгатендә кулланыла торган фенол һәм ацетон җитештергәндә арадаш продукт.

Радий Хәбиров 1965 елдан бирле гамәлдә булган полиэтилен җитештерү комплексын да карады. 2019 елда модернизацияләнгән автоматик фасовка линиясе полиэтилен салынган капчыкларны блокларга тутырырга һәм продукцияне транспортлау шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Башкортстан Башлыгы “Уфаоргсинтез” эшенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм республиканың иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Предприятие тиздән үзенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шунысы куанычлы, ул үз үсешендә тукталып калмый, илебез икътисады ихтыяҗларына җайлаша. Актив эш һәм алга таба хәрәкәт иткән өчен «Уфаоргсинтез» һөнәри коллективына рәхмәт белдерәм. Биредә уникаль компетенцияләр тупланган, яшь буынга тупланган тәҗрибәне тапшыра торган хезмәт династияләре формалашкан. Киләчәктә дә уңышлар һәм иминлек телим. Бергә без республика сәнәгатен үстерәбез һәм кешеләрнең тормышын яхшырак итәбез, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас