

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан ил буенча тиражлана торган иң яхшы практикаларның донор-төбәкләренең берсе булып тора. Русия экспорт үзәгенең иң яхшы практикалары исемлегенә Башкортстанның 7 кейсы кертелгән, шул исәптән төбәктә гамәлгә ашырылучы өч төрле финанс ярдәме дә.
- Без товарларны ташу, халыкара сертификация алу белән бәйле чыгымнарны каплыйбыз, экспорт кешбегын бирәбез. Быел экспорт вакытында логистик чыгымнарны каплау буенча программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүлеп бирелде. Хупланган экспортның гомум күләме 8,7 миллион доллардан артык тәшкил итте. Иң зур үсешне без кече предприятиеләр сегментында билгеләп үтәбез. Бу елның 8 ае нәтиҗәләре буенча аларның саны - 17,7, ә экспорт күләме авырлыкта 84,72 процентка арткан, — дип сөйләде сессиядә катнашучыларга Премьер-министр.
Экспортка ярдәм итү структурасына республиканың чит илләрдәге вәкиллекләре керә. Бүген алар Белоруссия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Кытайда эшли. Андрей Назаров моны чит илләрдә хезмәттәшлек үсешенең яңа этабы дип атады.
Форумның кульминациясе «Ел экспорты» Бөтенрусия конкурсының федераль этабында җиңүчеләр тантанасы булды. Конкурста катнашуга барлыгы 1500дән артык гариза бирелгән. «Электрон сәүдә өлкәсендә иң яхшы экспортер» номинациясендә Башкортстаннан «Ураллесэкспорт» компаниясе бүләкләнде. Предприятие агач йортлар төзү өчен экологик чимал хәзерләү белән шөгыльләнә. Чыгарыла торган товар продукциясенең 97 проценттан артыгы экспортка китә.
Фото: pravitelstvorb.ru