Подрядчылар Ямады авылы янындагы 3,2 чакрым озынлыктагы юл участогында асфальт-бетон япманы яңартты. Шулай ук юлчылар юл читләрен ныгыта һәм билгеләр куя. Бу эшләргә 40 млн сумнан артык акча юнәлтелгән.
2023 елда Башкортстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 470 чакрым юлны ремонтлау планлаштырыла. Шуларның 165 чакрымы агымдагы елның октябренә ремонтланган, ә 305 чакрым озынлыктагы участокларда соңгы эшләр алып барыла. Бу юлларны ремонтлауны 2023 елның ноябрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырылган.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте