+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 октябрь 2023, 06:39

«Ел салым түләүчесе» конкурсында катнашыгыз!

Республиканың берләштерелгән бюджетына салымнарны, җыемнарны һәм башка түләүләрне тулы һәм вакытында түләүнең иҗтимагый әһәмиятен арттыру максатында Башкортстанның Финанс министрлыгы ел саен «Ел салым түләүчесе» конкурсын үткәрә.

«Ел салым түләүчесе» конкурсында катнашыгыз!«Ел салым түләүчесе» конкурсында катнашыгыз!
«Ел салым түләүчесе» конкурсында катнашыгыз!
- Ел саен конкурста катнашучылар саны арта бара. Агымдагы елда тапшырылган документларны тикшергәннән соң, конкурста 189 салым түләүче катнашкан дип танылды, бу узган ел белән чагыштырганда 1,2 тапкыр күбрәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эре оешмалар категориясе буенча катнашучылар саны 3 тапкыр артты. Быел «Авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, аучылык һәм балыкчылык» һәм «Эшкәртү производстволары» номинацияләрендә салым түләүчеләр аеруча актив булды, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игьтисамова.

2023 елда конкурста катнашу өчен 206 гариза килгән. Аларның өчтән бер өлештән артыгы (74 гариза) шәһәр округлары территориясендә эшчәнлек алып баручы салым түләүчеләрдән килгән, күпчелеге Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм Күмертау шәһәрләреннән.

Башкортстан Республикасы муниципаль районнарының салым түләүчеләреннән 132 гариза килгән, шуларның иң күбе (56 гариза) 8 районнан салым түләүчеләр тәкъдим иткән: Гафури, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Караидел, Бакалы, Зилаер һәм Чакмагыш.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас