+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 октябрь 2023, 06:20

Казахстан - әйдәүче партнерларыбызның берсе

Казахстан Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы рәсми делегациясе «Кроношпан Башкортостан» җәмгыятенең агач эшкәртү предприятиесендә һәм Уфаның баш техник университетында булды.

Казахстан - әйдәүче партнерларыбызның берсеКазахстан - әйдәүче партнерларыбызның берсе
Казахстан - әйдәүче партнерларыбызның берсе
Сәфәр барышында билгеләп үтелгәнчә, республикалар арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткечләре 2023 елның гыйнвар-август айларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка арткан.

- Әйтик, 2023 елның гыйнвар-август айларында Казахстан белән Башкортстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 5 проценттан артыкка үскән, ә Башкортстан экспорты, узган елның шул ук чор ы белән чагыштырганда, 7,5 процентка арткан. Без республикалар арасында ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлек табабыз, Казахстан - безнең әйдәүче партнерларыбызның берсе. Казахстан Республикасы делегатлары өчен Башкортстанның әйдәп баручы агач эшкәртү предприятиесендә, Уфа дәүләт нефть-газ-техник университетында булу белән бай программа оештырылган иде. Без кунакларга республикабызның үсә барган инвестицион һәм икътисади потенциалын күрсәтергә ниятлибез, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас