

«Кубометр» компаниясе директоры Руслан Ишморатов Октябрьский шәһәрендә прессланган эшләнмәләр җитештерү заводын төзү проектын тәкъдим итте. Сүз юл-төзелеш тармагы өчен тротуар плиткасы, бордюр һәм башка продукция әзерләү турында бара. Проектка ярдәм чаралары сыйфатында салым ташламалары бирү белән өстенлекле статус бирелде. Октябрьский шәһәр хакимияте шулай ук җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә дә ярдәм итәчәк.
«Овощевод» крестьян хуҗалыгы генеральный директоры Марат Гайфуллин Туймазы районында теплица комплексын модернизацияләү планнары турында сөйләде. Яңа инвестпроект кысаларында 2023-24 елларда 20 гектар мәйданда теплицаларны яңартырга, шулай ук 4 гектар мәйданлы өстәмә комплекслар төзергә планлаштырыла. Материалларга һәм җайланмаларга салынган акчаның күләме 277,4 миллион сум тәшкил итәчәк. Үстерелә торган яшелчәләрнең еллык күләме 4,5 мең тоннадан 5,5 мең тоннага кадәр артырга тиеш. Продукциягә Башкортстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар.
Фикер алышу йомгаклары буенча республиканың Инвестиция комитеты проектка өстенлекле статус бирде һәм авыл хуҗалыгы җиһазларын сатып алуга чыгымнар өлешен каплауны хуплады.
Фото: glavarb.ru