+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 октябрь 2023, 16:00

Башкортстанда полимер сумала җитештерү заводын эшләтеп җибәрелде

«Нефтекама» алгарышлы үсеш территориясендә резидентның полимер сумала заводын эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Башкортстанда полимер сумала җитештерү заводын эшләтеп җибәрелдеБашкортстанда полимер сумала җитештерү заводын эшләтеп җибәрелде
Башкортстанда полимер сумала җитештерү заводын эшләтеп җибәрелде

«Аттика-Нефтекама» җәмгыяте «АТТИКА» компанияләр төркеменә керә. 2023 елның августында предприятие Русия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан "Нефтекама" резидентлары реестрына кертелде.

Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 320 млн сум тәшкил итәчәк, 48 эш урыны каралган. Яңа предприятие автомобиль грунтовкасы, шулай ук төзелеш материалларын да кертеп, киң спектрдагы лак-буяу материаллары җитештерү өчен компонентлар җитештерәчәк.

- Бу - «Аттика» компанияләр төркеме тарафыннан алгарышлы үсеш алган әлеге территориядә төзелгән икенче завод. Безнең өчен бу төбәктә гамәлгә ашырыла торган инвестиция сәясәте һәм без тәкъдим иткән преференция шартлары бизнес тарафыннан уңай кабул ителгән, яңа проектлар планлаштырырга һәм гамәлдәге производстволарны киңәйтергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас