25-26 октябрьдә Уфада “Легпром” IV җиңел сәнәгать форумы үтте. Быел аның эшендә Русиянең, Белоруссиянең, Үзбәкстанның һәм Казахстанның 80 компаниясе һәм дизайнеры катнашты. Форум берничә тематик мәйданчыкка бүленде. Күргәзмә мәйданчыгында дизайн, фабрика, мода, балалар киеме, спорт киеме, махсус кием һәм сыйфат территорияләре эшләде.
– “Легпром” форумын инде дүртенче тапкыр үткәрәбез. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Беларусь, Үзбәкстан һәм Казахстаннан килгән кунакларыбызны аерым сәламлим. Башкортстанга рәхим итегез. Бүген бездә Дагстанның да зур стенды тәкъдим ителә. Русия Федерациясендә һәм ут күршеләребездә җиңел сәнәгатьнең ничек үсеш алуын карарга мөмкинлек булыр, дип уйлыйм.
Без, кулланучылар, Русия җитеште-рүчеләре теккән киемнәрне зур канәгатьлек белән киеп йөрибез. Бу җәһәттән җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Җиңел сәнәгать зур акча һәм югары маржинальлек белән билгеләнгән бизнес төре түгел. Бу – иң беренче чиратта, зур хезмәт. Сез Русия халкының матур һәм уңайлы киемдә булуын тәэмин итәсез, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумны ачу тантанасында.
Республика җитәкчесе, шулай ук, җиңел сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады һәм тармак үсешенә зур өлеш кертүче алдынгыларга югары дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Залларның берсендә җиңел сәнәгатькә дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланган республика компанияләренең экспозицияләре урнаштырылган иде. Мәсәлән, “Аркада” сәнәгать берләшмәсен оештыручы, “Эш киемнәре комбинаты” компанияләр төркеме җитәкчесе Михаил Цукерман 2023 елның сигез аенда 4,4 миллиард сумлык продукция җитештерелүе хакында җиткерде.
Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм көч структуралары өчен кием тегүче “Магеллан” компанияләр төркеме продукциясе белән дә танышты. Төбәк Башлыгы компания коллективына хәрбиләрне сыйфатлы кием һәм экипировка белән тәэмин иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Шул ук көнне форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русиянең сыйфат системасы” (Роскачество) оешмасы җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты. Көн тәртибендә хезмәттәшлекне үстерү һәм төбәктә җитештерелүче товарларны киңрәк тарату мәсьәләләре каралды. Башкортстан Башлыгы төбәк Cтандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге белән берлектә республикада җиңел сәнәгать продукциясе өчен “Росстандарт” лабораториясе ачылуын ассызыклады. Максим Протасов урындагы товарларны илебез һәм халыкара базарларда алга этәрү өчен Башкортстан белән хезмәттәшлекнең “Юл картасын” актуальләштерү мөһимлеген билгеләп үтте.
– Продукциябезнең ихтыяҗ белән файдалануы, димәк, югары сыйфат өчен көрәшергә тиешбез. Шуңа да “Русиянең сыйфат системасы” белән хезмәттәшлек кысаларында алынган тәкъдимнәр безнең өчен эштә җитди ориентир булып тора, – диде Радий Хәбиров.
Максим Протасов сыйфат өлкәсендә төбәк премиясен булдыру буенча республика тәҗрибәсен югары бәяләде һәм Башкортстанның күп кенә товарларының “Роскачество” бәяләү нәтиҗәләре буенча рейтингы югары булуын ассызыклады. Ул урындагы продукцияне активрак тәкъдим итәргә киңәш итте.
Форум кысаларында шулай ук Башкортстан Хөкүмәте һәм “Роскачество” арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында “Юл картасы”на кул кую тантанасы узды.
Арытаба Радий Хәбиров форумның пленар утырышында чыгыш ясады.
– Җиңел сәнәгать безнең өчен зур әһәмияткә ия. Әмма республиканың гомум җитештерү тармагында җиңел сәнәгать өлеше әлегә 1 процент чамасы гына. Шуңа да тармакны үстерү Башкортстанның дәүләт сәясәтендә мөһим юнәлеш булып тора. Һәм без моны киң колачлы ярдәм чаралары белән раслыйбыз, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, соңгы елларда тармак җитештерүчеләренә чимал, материаллар һәм җи-һазлар сатып алуга бюджет субсидияләре күләме 500 миллион сумга җиткән. Алар нәтиҗәле эшли һәм республикада мондый ярдәм киләчәктә дә сакланачак.
Шул ук вакытта төбәк җитәкчелеге яңа дәүләт ярдәме чараларын булдыру өстендә дә эшли. Аерым алганда, бу тармак продукциясен сертификацияләү чыгымнарының бер өлешен каплату мөмкинлеге карала. Моннан тыш, яңа проектларга төбәкнең Инвестиция комитеты ярдәменнән соң өстенлекле статус бирелә. Бу салым ташламалары алырга һәм башлангычларны гамәлгә ашыру чыгымнарының бер өлешен каплатырга мөмкинлек бирә.
– Без җиңел сәнәгать кластерын формалаштыру юлыннан барабыз. Тармак эшендәге мондый формат өс-тәмә федераль ярдәм алырга мөмкинлек бирә, – диде Радий Хәбиров. – Профильле предприятиеләр, шулай ук, Башкортстан сәнәгатен үстерү фондының ташламалы заемнарына һәм кече бизнесны үстерү программалары кысаларында бирелә торган префе-ренцияләргә дә исәп тота ала.
Җиңел сәнәгать үсешендәге өстенлекле мәсьәләләрнең берсе – квалификацияле кадрлар әзерләү. Республика Башлыгы белгечләрне җәлеп итү күп очракта лаеклы хезмәт шартларына, беренче чиратта, хезмәт хакына бәйле, дип ассызыклады. Аерым алганда, кием җитештерү тармагында әлегә ул аена уртача 27 мең сум тәшкил итә.
Максим Протасов пленар утырышта җиңел сәнәгатьне үстерү буенча төбәк сәясәте нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Без республикада каралган ярдәм чараларының анык нәтиҗә бирүен күрәбез. Русия Федерациясенең башка субъектлары да бу уңышлы тәҗрибәне үзләренә үрнәк итеп алырга тиеш, дип уйлыйм, – диде Максим Протасов.
Ул, шулай ук, “Роскачество”ның җиңел сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Оешма базасында тикшеренүләр һәм продукцияне сынаулар үткәрелә, аларның нәтиҗәләре буенча дәүләт сыйфат билгесе бирелә. Бу төрле базарларда, шул исәптән маркетплейсларда да, продукцияне уңышлы алга этәрергә булышлык итә.
“Роскачество” шулай ук технологик һәм оештыру процессларын диагностикалый. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген һәм продукциянең сыйфатын арттыру резервларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Мондый аудитны ел саен 500дән артык Русия предприятиесе уза.
– Мондый диагностиканы үтүче компанияләр арасында Башкортстан җитештерүчеләре дә булуы сөендерә. Аудит уздыруга гаризалар саны буенча республика быел Русиядә бишенче урынны били, – диде Максим Протасов.
“Роскачество” җитәкчесе форум вәкилләрен, шулай ук, ноябрь башында “Бөтендөнья сыйфат көне – 2023” халыкара форумы мәйданчыгында узачак тематик сессияләрдә катнашырга чакырды.
Ример НАСРЕТДИНОВ.