Шуларның берсе – металлдан элементлар һәм фасон изделиеләре җитештерү. Моның өчен корылмалар сатып алуда ярдәм күрсәтү өчен социаль контракт буенча адреслы социаль ярдәм алу шартларын аңлаттылар.
Икенче проект та бик үзенчәлекле: “Бөртекле культураларны гидропон ысулы белән үстерү буенча теплица комплексы төзү”. Таштамак авыл Советы биләмәсендәге Усман авылы янында урнашачак комплекска юл салу таләп ителә. Бу мәсьәләне район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов белгечләр белән берлектә шул урынга барып тикшерделәр.
– Проектны тормышка ашыруның һәр этабы: финанс моделе, оештыру мәлләре, чыгымнарны каплау буенча субсидия алу программаларына керү мөмкинлекләре исәпләнергә тиеш. Проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә кирәк, – диде Арслан Нәзир улы.
“Эшкуарлык сәгате” Авыргазы районы хакимиятендә һәр пәнҗешәмбе “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты чикләрендә үткәрелеп килә һәм анда хупланган проектлар нәтиҗәле тормышка ашырыла.