+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 октябрь 2023, 14:50

Финанс грамоталылыгы буенча зачет бирә алырсызмы?

Башкортстанның Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу елның 1-21 ноябрендә Русия Банкы һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы финанс грамоталылыгы буенча Бөтенрусия онлайн-зачетын үткәрә.

Финанс грамоталылыгы буенча зачет бирә алырсызмы?Финанс грамоталылыгы буенча зачет бирә алырсызмы?
Финанс грамоталылыгы буенча зачет бирә алырсызмы?

- Барлык теләүчеләрнең дә үз белемнәрен сынап карау, кертемнәр, кредитлар, түләү карталары һәм башка финанс хезмәтләре турында яңа файдалы мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенрусия онлайн-зачетын мөстәкыйль узарга, яки якыннарың белән бергәләп үтәргә була, - диде финанс министры Лира Игътисамова.

Зачетны уңышлы узган катнашучылар исемле сертификат алачак. Өстәмә мәгълүмат һәм чарага теркәлү проект сайтында мөмкин.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас