+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 ноябрь 2023, 09:37

Эшкуарлар проблемаларына җитди игътибар бирелә

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ел башыннан 9 эксперт белән эшкуарлар проблемаларын хәл итү өчен түләүсез ярдәм күрсәтү турында килешүгә кул куйды.

Эшкуарлар проблемаларына җитди игътибар биреләЭшкуарлар проблемаларына җитди игътибар бирелә
Эшкуарлар проблемаларына җитди игътибар бирелә

Бизнес-омбудсмен командасына коммуникацияләр, маркетинг, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, салым салу, бухгалтерлык аудиты, инвестицияләр, җир, җинаять һәм гражданлык хокукы өлкәсендә эшләүче белгечләр кушыла.

- Pro bono экспертларының вәкил эшчәнлегендәге эше аерым урын алып тора. Ул бизнес-омбудсменга конфликтны тирәнрәк аңлауны таләп итүче катлаулы мөрәҗәгатьләрне хәл итәргә, эшкуарлык мәнфәгатьләренә кагылышлы гамәлдәге норматив-хокукый актларга экспертиза үткәргәндә квалификацияле хокукый нәтиҗәләрне кулланырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова. - Pro bono экспертлары санына профессиональ адвокатлар, югары класслы юристлар, үз өлкәсендә билгеле бер уңышларга ирешкән һәм эшкуарларга үз проблемаларын хәл итүдә түләүсез ярдәм итәргә теләүче төрле тармак белгечләре керә.

Хәзерге вакытта, бизнес-омбудсмен сүзләренчә, эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча 45 эксперт белән уртак эш турында килешүләр төзелгән. Ел дәвамында экспертлар эшкуарларның хокукларын яклау буенча ярдәм күрсәтү өчен җәлеп итә, эшкуарлар өчен бушлай консультацияләр үткәрә, «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге утырышлары өчен эксперт нәтиҗәләре әзерли, тематик "түгәрәк өстәл"ләрдә һәм семинарларда катнаша.

Ирина Абрамова экспертлар эшенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте, чөнки күп кенә эшкуарларның кирәкле юридик белемнәре юк, шуңа күрә килеп туган проблемаларны үзләре хәл итү аларга бик авыр була.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас