+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 ноябрь 2023, 13:57

Халыкның финанс грамоталылыгын яхшырту мөһим

150дән артык эксперт бюджет грамоталылыгын арттыру мәсьәләләре буенча төбәкара конференция эшендә катнашты.

Халыкның финанс грамоталылыгын яхшырту мөһимХалыкның финанс грамоталылыгын яхшырту мөһим
Халыкның финанс грамоталылыгын яхшырту мөһим
Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы базасында Идел буе федераль округында өлкән яшьтәге халыкның финанс грамоталылыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган «Халыкның бюджет грамоталылыгы» төбәкара методологик-гамәли конференциясе узды.

- Русия Хөкүмәте 2030 елга кадәр финанс грамоталылыгын арттыру һәм финанс культурасын формалаштыру стратегиясен раслады. Безнең бурыч – төбәк халкына финанс карарларын аңлырак һәм рациональрәк кабул итәргә ярдәм итү һәм финанс алдауларына каршы торырга өйрәтү, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Төбәкара методологик-гамәли конференция эшендә идарә органнары, финанс һәм кредит оешмалары җитәкчеләре, эшкуарлар, предприятиеләр, финанс грамоталылыгы үзәкләре вәкилләре, консультант-методистлар катнашты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас