+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 ноябрь 2023, 09:45

Ике инвестор республика Хөкүмәте белән килешү төзеде

Бишбүләктә тегү предприятиесен төзү, Уфада гипс һәм керамзит җитештерүне киңәйтүдә инвестиция проектлары инициаторлары төбәк Хөкүмәте белән инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү турындагы килешүләргә кул куйдылар.

Ике инвестор республика Хөкүмәте белән килешү төзедеИке инвестор республика Хөкүмәте белән килешү төзеде
Ике инвестор республика Хөкүмәте белән килешү төзеде
«Дельт» компаниясе индивидуаль яклау чараларын әзерләү буенча яңа тегү предприятиесе төзү юлы белән җитештерү куәтләрен һәм ассортиментын арттырырга уйлый. Проектка инвестицияләр күләме 35 млн. сум тәшкил итәчәк. «Уфа гипс компаниясе» предприятиесе проектын гамәлгә ашыру кысаларында гипс һәм керамзит җитештерүне арттыру планлаштырыла. Әлеге башлангычка кертемнәр күләме 123 млн. сум тәшкил итәчәк. Ике проект та Башкортстанның Үсеш корпорациясе белгечләре озатуында булачак.

- Предприятиеләрне киңәйтү - җитештерү куәтләрен арттыру гына түгел, яңа эш урыннары булдыру да. Әйтик, "Дельта" компаниясе производствосында 63 хезмәткәр эшләячәк, ә "Уфа гипс компаниясе" предприятиесендә - 25. Шулай ук билгеләп үтәм, проектларны гамәлгә ашыру салым генерациясенә уңай йогынты ясаячак һәм инвесторларга үз продукциясен Русия базарында алга җибәрүнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк, - диде Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Моңа кадәр Үсеш корпорациясе ярдәмендә әлеге проектлар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка «Инвестсәгать»тә тәкъдим ителде һәм республиканың өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде. Бу инвесторларга салым ташламалары һәм җир кишәрлекләрен сатуны үткәрмичә арендага алу рәвешендә дәүләт ярдәменә дәгъва итәргә мөмкинлек бирде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас