Кичә Мәскәүнең ВДНХ комплексында «Русия» Халыкара күргәзмә-форумы ачылды, ул 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Илнең барлык 89 төбәге анда үз стендларын тәкъдим итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, биш ай эчендә күргәзмәгә 15 миллионга якын кеше киләчәк, аларның 30 проценты башка илләрдән кунаклар булачак, дип көтелә.
Башкортстан үз экспозициясен футуристик стендта космик аппарат рәвешендә урнаштырды, анда төбәкнең төрле өлкәләрдәге төп казанышлары тәкъдим ителде. Стендның гомум мәйданы - 124 квадрат метр.
Ул - иң югары технологиялеләрнең берсе һәм 3D-принтерда басылган бердәнбер стенд. Русиядә моны әле беркем дә эшләмәгән. Өстәвенә, өстә мультимедия экраны урнаштырылган.
фото: башинформ