

«Газпром» һәм «Газпром трансгаз Уфа» компанияләренең инвестиция программасы 2024 елда инфраструктура объектларын алга таба реконструкцияләүне һәм техник яктан яңадан коралландыруны күздә тота һәм суммар рәвештә 3 миллиард сумнан артып китә.
- “Газпром трансгаз Уфа” предприятиесе кышкы чорга тулысынча әзер. Быел без биш газ кудыру агрегатына һәм җиде газ бүлү станциясенә капиталь ремонт ясадык. Моннан тыш, 900 километр озынлыктагы газүткәргечләргә диагностика үткәрелде, - диде "Газпром трансгаз Уфа" җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов.
Моннан тыш, "Газпром трансгаз Уфа" төбәкне газлаштыру һәм социаль газлаштыру, автомобиль транспортын газ-мотор ягулыгына күчерүнең мөһим проектларында катнаша. Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Башкортстанны автомобиль техникасын зәңгәр ягулыкка күчерү чыгымнарын субсидияләү программасы гамәлдә булган төбәкләр санына керттеләр. Юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар транспорт чараларын яңадан җиһазлау чыгымнарының гомум бәясеннән 2/3 өлешенә кадәр күләмдә субсидияләр алырга мөмкин.
Башкортстан Башлыгы «Газпром трансгаз Уфа» җитәкчелегенә республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе шулай ук Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына муниципаль районнар буенча автотранспортны табигый газга күчерү буенча аналитика әзерләргә кушты.
- Башкортстан - илдә газ заправкалары челтәрен үстерү буенча лидерларның берсе. Бездә алар 51, - диде Радий Хәбиров. - Бездә аларга ихтыяҗ бөтен республикада булыр дип өметләнәбез. Мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануга транспортны яңадан җиһазлау мәсьәләсенә җитди игътибар бирәчәкбез.
Фото: башинформ.рф