+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 ноябрь 2023, 10:16

Башкортстанның “җиһан десанты” Мәскәүгә төште!

Алар “Курчатов институты”нда булды һәм “Русия” күргәзмәсендә башкала халкын сокландырды.

Башкортстанның “җиһан десанты” Мәскәүгә төште!Башкортстанның “җиһан десанты” Мәскәүгә төште!
Башкортстанның “җиһан десанты” Мәскәүгә төште!

Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Курчатов институты” фәнни-тикшеренү үзәгендә булды. Русиядә иң эре фәнни учреждениеләрнең берсе атом энергетикасын үстерү мәсьәләләренә, шулай ук молекуляр физика, органик булмаган химия, сәнәгать хәвефсезлеге, экология, информатика өлкәсендәге тикшеренүләргә махсуслаша. Быел Курчатов институты 80 еллыгын билгели.

Эш сәфәре кысаларында төбәк җитәкчесе үзәкнең фәнни-техник базасы һәм аның төрле юнәлешләр буенча эшчәнлеге белән танышты. Аерым алганда, республика җитәкчесе 1946 елда совет атом проектын гамәлгә ашыру өчен җибәрелгән “Ф-1” атом-төш реакторын карады. Алга таба Башкортстан Башлыгы мөхтәрәм кунаклар китабында язма калдырды.


Радий Хәбиров һәм “Курчатов институты” фәнни-тикшеренү үзәге президенты Михаил Ковальчук Анатолий Александров исемендәге галимнәр йортында булдылар. Биредә Курчатов институтының Галимнәр советы утырышлары, Курчатов һәм Александров укулары уза. Русия виноградлык һәм шәраб җитештерү күргәзмәсендә Радий Хәбировка үзебезнең шәраб җитештерү үсеше, шулай ук бу өлкәдә Курчатов институты алып барган фәнни эш турында сөйләделәр.


Шулай ук, Радий Хәбиров Михаил Ковальчук белән хезмәттәшлекне үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Республика Башлыгы фән һәм мәгариф, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр, яшь­ләр сәясәте һәм башка юнә-леш­ләрдә методик тәҗрибә алмашуның мөһимлеген билгеләп үтте.
– Башкортстанда фән көчле. Узган елда республика Русия төбәкләренең фәнни-технологик үсешенең беренче рейтингында дүртенче урынны алды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Безнең өчен республиканың сезнең институт белән алга таба хезмәттәшлегенә нигез салу зур әһәмияткә ия. Без уртак фәнни тикшеренүләр, мәгълүмат алмашу, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән кызыксынабыз. Башкортстанда эшләтеп җибә­рергә әзер булган “Курчатов сыйныфы” проектын да перспективалы, дип саныйбыз.


Очрашу ахырында Радий Хәбиров һәм Михаил Ковальчук Башкортстан Хөкүмәте һәм “Курчатов институты” фәнни-тикшеренү үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.


Арытаба, 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Мәскәүнең ВДНХ комплексында оештырылган “Русия” халыкара күргәзмәсендә Башкортстан Республикасы стенды ачылды. Сценарийга ярашлы, Башкортстаннан җиһан корабы Мәскәүнең ВДНХ территориясендә төшә һәм үзе белән республи­ка-ның төп казанышларын һәм киләчәк үсеш планнарын алып килә. Стендны ачу барышында Башкортстанның үткәне, бүгенгесе һәм килә­чәге футуристик роботлар һәм космик костюмнарда яшь кешеләр тарафыннан күрсә­телде. Ул – иң югары техно­логиялеләрнең берсе һәм 3D-принтерда басылган бер-дәнбер стенд. Русиядә моны әле беркем дә эшләмәгән. Өстәвенә, өстә мультимедия экраны урнаштырылган.


Шулай ук, бирегә Башкортстаннан “җиһан десанты” төште. Республика Хөкүмәте әгъзалары космонавтлар скафандрында илнең төп күр­гәзмә комплексының күп кенә павильоннары һәм Русия төбәкләре экспозицияләрен карап чыкты һәм барлык катнашучыларны гаҗәплән­дер­де. Күргәзмәгә килүчеләр алкышлар белән эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзаловны, дәүләт идарәсе­нең санлы үсеш министры Геннадий Разумикинны, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшинаны сәламләде. Республика министрлары “Беренче канал”ның телевизион сюжеты геройлары да булды. Мондый пиар алымы Башкортстан экспозициясенә зур игътибар җәлеп итте.


Чара кысаларында “ФедералПресс”, күргәзмәгә ки-лү­челәрне җәлеп итеп, бәй-сез тикшеренү үткәргән һәм кайсы төбәкнең стенды аларга иң нык ошаганын ачыклаган. Респондент­лар­ның 38 проценты Башкортстан Республикасы стендына өстен­лек биргән. Экспозицияне тасвирлаучы эпитетлар арасында Русия күргәзмәсенә килүчеләр “грандиоз”, “монументаль”, “гадәти булмаган”, “фантазиягә бай”, “җи­һан­дагы кебек” дигән сүз­ләр­не кулланган. Икенче урында – 12 процент тавыш белән Алтай Республикасы стенды, өченче урында – 9 процент тавыш җыйган Томск өлкәсе.


Шуны билгеләп үтәргә кирәк: “Русия” Халыкара күр­гәзмә-форумының беренче эш көнендә анда 200 меңгә якын кеше булды. Күргәзмә киләсе елның 12 апреленә кадәр эшләячәк. Беренчел мәгълүматлар буенча, биш ай эчендә күргәзмәгә 15 миллионга якын кеше киләчәк, аларның 30 проценты башка илләрдән кунаклар булачак, дип көтелә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас