Компаниягә гамәлдәге җитештерүне киңәйтүнең инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен өстәмә мәйданнар кирәк була. Бу өстәмә 84 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектныж гамәлгә ашыру срогы 2028 елга кадәр билгеләнгән.
- Гадиләштерелгән процедура буенча җир кишәрлекләре бирү - бу республикада товар җитештерүчеләргә ярдәм итүнең бик популяр чарасы. Агымдагы елның октябрь ахырына Башкортстанда сәнәгать предприятиеләре белән гомум мәйданы 284 561 кв. м булган 19 шундый килешү төзелгән, – диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Нефтекама мобиль биналар заводына 2014 елда нигез салынган. Биредә ерак ятмаларда вахта ысулы белән эшләүче белгечләр өчен биналар җитештерелә.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте