Алар продукт линиясен киңәйтү өчен термопласт автоматлар сатып алды. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев сөйләде.
- Безгә төбәктәге предприятиеләргә тотрыклы эшләргә, җиһазларны яңартырга, продукция җитештерү күләмен арттырырга һәм, әлбәттә, яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итү мөһим. Республика Русия Федерациясе сәнәгатен үстерү фондында финанслауны җәлеп итү буенча лидерлар рәтендә. 151 төбәк проекты ташламалы кредит алган инде, - дип уртаклашты Александр Шельдяев.
Проектның гомум бәясе - 37 млн сум. Җитештерү өчен сайланган җиһазлар аналогларына караганда технологик өстенлекләргә ия. Компаниянең планнары 800 тонна әзер продукция җитештерү.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте