Шуның кысаларында Русия ягыннан Русия-Казахстан эшлекле советы рәисе, "Башкорт сода компаниясе" җәмгыяте генеральный директоры Эдуард Давыдов журналистларның Эшлекле советның эшчәнлек юнәлешләре турындагы сорауларына җавап бирде.
- Без Русия эшлекле даирәләре белән эшлибез, аларның ихтыяҗларын, сорауларын, проблемалы моментларын белдерәбез һәм Казахстан коллегаларына, Эшлекле совет рәисенә фикер алышуга чыгарабыз, - диде ул. - Безнең бурыч - Русия эшкуарлары белән аралашу һәм килеп чыккан проблемалары хәл итү. Киресенчә, Казахстан өлеше Русия Федерациясендә Казахстан эшкуарларының ихтыяҗларын һәм проблемаларын формалаштыра һәм аларны безнең фикер алышуга чыгара. Алга таба без әлеге проблеманы бергәләп Хөкүмәтара комиссиягә чыгарабыз.
Башкортстан һәм Казахстан республикалары күп кенә мәсьәләләр буенча бик тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар безгә бик уңай карыйлар дип уйлыйм.
Барлык бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең төп органы – Хөкүмәтара комиссия, аны вице-премьерлар җитәкли. Шулай ук без дә Русия-Казахстан эшлекле советы кысаларында бизнес-берләшмәләр күтәргән бәхәсле яки проблемалы мәсьәләләрне хәл итү өчен профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга чыгу мөмкинлеге алабыз.
Фото: "Башинформ" агентлыгы