+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 ноябрь 2023, 12:15

Декларациягә кул куелачак

Русия һәм Казахстан 2030 елга кадәр - ЕАЭС кысаларында икътисади процессларны, 2045 елга кадәр Евразия икътисади юлын алга таба үстерү турында декларациягә кул куярга планлаштыралар.

Декларациягә кул куелачакДекларациягә кул куелачак
Декларациягә кул куелачак
Казахстан Хөкүмәте вице-премьеры Серик Жумангарин сүзләренчә, документны быелгы декабрьдә үк раслау өчен тапшырачаклар, ә алга таба яклар форумда куелган барлык бурычларга ирешү буенча план эшләячәк.

"Декларацияне кабул итү - алдагы биш елга интеграция үсешенең стратегик юнәлеше. Беренче чиратта, бу - безнең илләрне азык-төлек товарлары һәм кирәкле ресурслар белән тәэмин итүгә, сәнәгать кооперациясен, транзит-транспорт потенциалын үстерүгә ярдәм итү", - дип аңлатма бирде Жумангарин Русия һәм Казахстанның XIX төбәкара хезмәттәшлеге форумы барышында.

Шулай ук, Казахстан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү буенча проектларны үстерүдә кызыксыну белдерә, аерым алганда, сүз сыер ите экспортын арттыру турында бара.

Фото: башинформ.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас