+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 ноябрь 2023, 09:26

Башкортстанда яшәүчеләргә ничек 100 меңнән 500 мең сумга кадәр түләү алырга?

Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз!

Башкортстанда яшәүчеләргә ничек 100 меңнән 500 мең сумга кадәр түләү алырга?Башкортстанда яшәүчеләргә ничек 100 меңнән 500 мең сумга кадәр түләү алырга?
Башкортстанда яшәүчеләргә ничек 100 меңнән 500 мең сумга кадәр түләү алырга?
Башкортстанда үз проектыңа зур суммада акча алырга мөмкин. Грантлар бирү турында тулырак мәгълүматны оператив киңәшмәдә Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов җиткерде.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада социаль эшкуарларга грант ярдәме 2021 елдан, яшь эшкуарларга – 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Грант күләме 100-500 мең сум тәшкил итә.

Ничек ярдәм алырга? Грант бирү өчен төп шартлар: социаль эшкуарларның бердәм реестрында теркәлү, социаль эшкуарлык өчен социаль предприятие буларак танылу, яшьләр эшкуарлыгы өчен 14 яшьтән 25 яшькә кадәр бвлв, проектта үз акчалары булу (ким дигәндә 25 процент).

- Грантлар алу турыдан-туры финанс булмаган ярдәм чарасы — түләүсез белем бирү хезмәтләре күрсәтү белән бәйле, - дип ассызыклады Рөстәм Афзалов. Уку барышында эшкуарлар бизнес алып бару нигезләре белән танышалар, ә аннары кирәкле һәм актуаль белем һәм компетенцияләр алып, үз проектларын яклыйлар.

Ример Насретдинов фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас