Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелегендәге инвестицияләр буенча штаб утырышында стандартны кертүгә нәтиҗә ясалды һәм аның 2024 елга үсеш перспективалы юнәлешләре билгеләнде, дип сөйләде.
- Башкортстан "Регинвестстандарт"ның барлык биш элементын кертү өлешендә лидерлык позицияләрен биләп тора. Безнең инвесторлар белән аралашу практикасы иң яхшысы дип танылды. Алга таба эшнең нәтиҗәлелеге өч критерий буенча бәяләнәчәк. Бу бизнес белән кире элемтә, милли инвестиция климаты торышы рейтингындагы позиция һәм шәхси инвестицияләр күләме. Шуңа күрә бу эшнең активлыгын арттырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов бизнес белән кире элемтә механизмы федераль үзәк тарафыннан "Регинвестстандарт"ның алтынчы мәҗбүри элементы буларак карала, дип сөйләде. Шуңа бәйле рәвештә, Башкортстанда төбәктә эшләүче барлык кире элемтә каналларына анализ һәм «донастройка» үткәрелде.
Проект кысаларында бизнес өчен берничә кайнар линияне берләштерергә, инвестиция порталы сервисларын актуальләштерергә планлаштыралар (investrb.ru); документларны рәсмиләштерү, мәгълүмат алу процессын санлаштыру механизмнарын «төзәтергә»; проект мөмкинлекләре турында аңлату кампаниясен башларга һ. б.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе начальнигы Елена Прочаковская, «ЦУР.Бизнес» мәгълүмати кампаниясенә комментарий биреп, проект концепциясе мәгълүматны җиткерүнең барлык каналларын куллануны, шул исәптән телевидениедә аерым программа булдыруны, социаль челтәрләрдә системалы эшне, бизнес-шерифлар һәм эшкуарлар өчен бу юнәлеш буенча укыту семинарлары үткәрүне күздә тота, дип белдерде.
Андрей Назаров кушуы буенча «ЦУР.Бизнес» проектын эшләтеп җибәрүне ел ахырына кадәр тәэмин итәргә кирәк.
фото: правительство РБ