+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 ноябрь 2023, 04:45

200 резидент миллиардлар сала

2030 елга кадәрге чорга Башкортстанны үстерү буенча планнар нәрсәсе белән кызыклы?

200 резидент миллиардлар сала200 резидент миллиардлар сала
200 резидент миллиардлар сала

“Безнең өчен төп бурыч – сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының, гомумән, республикабыз икътисадының барлык тармакларының нәтиҗәле эшен тәэмин итү...”
(Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасыннан).

Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча стратегик сессия үткәрде. Анда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, республика Башлыгы Хакимияте идарәләре башлыклары катнашты.


Хәбәр ителүенчә, октябрь башында Башкортстан җитәкчесе республика парламенты утырышында 2030 елга кадәр Башкортстанны үстерү стратегиясен формалаштыру буенча эш башлану турында игълан иткән иде.
– Алга таба нинди юнәлештә хәрәкәт итүне аңлар өчен без республиканы үстерү буенча ориентирлар билгеләргә тиешбез, – диде Радий Хәбиров. – Бүген республиканың икътисади үсешенең төп күрсәткечләре начар түгел. Без бергәләп Башкортстан 3.0. стратегиясен әзерләүгә иҗади якын килергә тиешбез. Шуңа күрә 2030 елда республика халкы горурланачак казанышларга һәм проектларга игътибар итү бик мөһим.
Стратегик сессиядә катнашучылар эшче төркемнәр форматында сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында, малтабарлыкта һәм туризмда, сәламәтлек саклауда, спортта, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм яшьләр сәясәтендә стратегик башлангычлар турында фикер алышты. Шулай ук, 2030 елга кадәр Башкортстан башкаласы Уфаны үстерүдә нәрсәләргә өстенлек бирү мәсьәләләрен карадылар. Гомумән, ул чорга безнең республика барлык күрсәткечләр буенча да диярлек илнең иң көчле унбиш төбәге арасында булырга тиеш. Тулай төбәк продуктын арттырып, бу күрсәткеч буенча Башкортстан Русиянең иң үсешкән ун төбәгенең берсе булыр, дип фаразлана.
Әйткәндәй, “2.0” яисә “3.0” терминнары хәзер еш кулланыла. Алар нәрсәне аңлата? Бу саннар нинди дә булса технологияне үстерү, камилләштерү турында сүз барганда кулланыла. Тәүге чорда ул компьютер программаларына, мәгълүма­ти технологияләргә генә кагыла иде. Хәзер 2.0, 3.0 саннары белән билгеләнгән эш яисә эшчәнлек яңача үсеш, заманчарак яисә прогрессиврак дигәнне аңлата.
Мисал өчен “Наука 2.0” телеканалы – заманча һәм алдынгы фән турында тапшырулар трансляторы. Ягъни бу термин бүген компьютер өлкәсендә генә түгел, ә башка өлкәләрдә дә, тәгаен кешеләрнең яшәешенә карата да кулланыла. Әйтик, “поколение 2.0” дигән төшенчә бар. “2.0” монда кичәгедән яхшырак булуны белдерсә, “3.0” бүгенгедән дә камилрәк булуны аңлата. Шулай итеп, “Башкортостан 2.0” – бүген республиканы яхшырту булса, “Башкортостан 3.0” – 2030 елга кадәрге чорга төбәкне үстерү буенча планнар, дигән сүз.
Нәкъ дүрт ел элек, 2019 елның сентябрь ахырында, Башкортстан Башлыгы 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турында указга кул куйды. Хәзер килеп указда билгеләнгән планнар­ның үтәлеш нәтиҗәләрен анализларга мөмкин. Указ нигезендә Башкортстан Хөкүмәте 2024 елга кадәр үз эшчән­легендә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итәргә тиеш иде:
– республика территориясендә даими яшәүче халык санын 4 миллион 100 мең кешегә кадәр җиткерү;
– тулай төбәк продукты күләмен 2 триллион сумга кадәр арттыру;
– консолидацияләнгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең 10 процентлы еллык үсешенә ирешү;
– биш төп юнәлеш буенча респуб­ликаның илдәге лидер төбәкләр исем­легенә керүен тәэмин итү: кеше потенциалын үстерү өчен шартлар булдыру, яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыру, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү, уңайлы инвестиция климаты формалаштыру һәм малтабарлыкны үстерү өчен шартлар булдыру, төбәк инфраструктурасын яхшырту.
Әйтергә кирәк, икътисадта һәм социаль өлкәдә указда билгеләнгән төп план-күрсәткечләргә ирешелде. Статистика мәгълүматларына караганда, Башкортстанда тулай төбәк продукты күләме 2021 елда ук планлаштырылган 2 триллион сумнан артып китте. Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләренә килгәндә, монда тотрыклы уңай динамика күзәтелә.
Башкортстан сәнәгате җитештерүдә быел августта, 2022 елның августына карата, 109 процентлы үсеш күрсәтте, гыйнвар-август айларында, узган елның гыйнвар-августына карата, үсеш 105,4 процент булды. Мәсәлән, сәнәгать җитештерүе индексы Русия Федерациясе буенча уртача үткән елның гыйнвар-августында 105 процент һәм быелгы шул чорда 103 процент тәшкил итте, дип хәбәр итте “Башстат”.
Узган елның гыйнвар-августына сәнәгать җитештерүенең, нигездә, өч тармагында уңай динамика тәэмин ителде: казылма байлыклар чыгару – 101,7 процент, эшкәртү – 106,6 процент, җылылык һәм электр энергетикасы – 101,7 процент. Былтыр Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 102,7 процентка җитсә, Русия буенча уртача күрсәткеч 99,4 процент тәшкил итте.
Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Эксперт Урал” эшлекле журналына биргән интервьюда республика икътисады дүртенче ел рәттән үсеш күрсәтә, диде. “Нефть-газ сәнәгатендә, машина төзелешендә, башка күп тармакларда уңай динамика күзәтелә. 2023 елны да без үсеш белән тәмамларбыз дип өметләнәм, әмма, һичшиксез, санкцияләр басымы белән бәйле кайбер кыенлыклар да бар”, – диде Радий Фәрит улы.
Республикада эшсезлек уртача Русия дәрәҗәсеннән түбәнрәк, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы шактый артты, берничә ел рәттән Башкортстан илдә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәкләр рәтенә керә.
“Алга” махсус икътисади зонасы (МИЗ) уңышлы старт алды, ул илдә иң динамик үсеш алучы МИЗ дип танылган. Республикадан товар һәм продукция экспортлау күләме арта. Төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше буенча беренче гомумдәүләт рейтингында Башкортстан дүртенче урынны алды. Республика яңа масштаблы берничә инвестиция проектын гамәлгә ашыра. Алар арасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерү һәм электрон сәнәгать проектлары бар. Инвестиция өлкәсендә Русия төбәкләрендә инвестиция климаты торышының гомумдәүләт рейтингында республика күрсәткечлә­ренең динамикасын да билгеләргә кирәк.
Хәбәр ителүенчә, быел 16 июньдә Петербург Халыкара икътисади форумында гомумдәүләт рейтингының чираттагы презентациясе узды. Башкортстан, узган елдагы белән чагыштырганда, үз күрсәт­кечен яхшыртты һәм тәү тапкыр дүртенче урынга күтәрелде. Үткән ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме 5,9 процентка артып, 512,4 миллиард сумга җитте, үсеш темплары Русиянең уртача күрсәткечлә­реннән югарырак.
Екатеринбургта узган “Иннопром-2023” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә 2022 елда Русия төбәкләрендә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәле­леге рейтингы игълан ителде. Башкортстан анда, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, өченче урынны яулады.
Соңгы дүрт елда Башкортстанның казанышлары арасында экспертлар Уфада Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары кампусы төзелеше башлануны ассызыклый. Ул Башкортстанның фәнни-техник үсеше локомотивы булырга тиеш. Кампусның беренче чираты быел декабрьдә файдалануга тапшырылачак, дип планлаштырыла.
Бүген Башкортстанда 30 меңнән артык эш урыны булган 12 индустриаль һәм 18 технопарк эшли. Аларда 200гә якын резидент гомум инвестицияләр күләме 45 миллиард сумнан артып киткән актуаль проектларны гамәлгә ашыра. Төзелгән һәм төзелүче индустриаль парклар саны буенча Башкортстан Русиядә лидер төбәкләрнең берсе.
Дүрт ел элек республикада инвесторлар белән эшчәнлекне көйләү һәм көчәйтү юнәлешендә тагын бер адым ясалды. Һәр муниципаль берәмлектә яңа вазыйфа – хакимият башлыгының малтабарлык буенча урынбасары, ягъни “бизнес-шерифлар” булдырылды. Алар муниципалитетларда яңа инвестиция проектлары карала торган “Малтабарлык сәгатьләре”н даими үткәрә.
Гомумән, Башкортстанда төп капиталга инвестицияләр салу гомумрусия күрсәткечләреннән алдарак бара, димәк, якын киләчәктә республика үзенә тотрыклы үсеш темпларын гарантияли.
Бизнесның актив ярдәме нәтиҗәсендә хәзер республикада малтабарлар саны халыкның унбиш процентын тәшкил итә. Сәнәгатьне үстерү фондының капитализациясе 3 миллиард сумга җитүе дә бу юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында сөйли.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас