

Закон проекты белән киләсе елда - 218,3, 2025 елда - 228, 2026 елда 242,2 миллиард сум салым һәм салым булмаган керемнәр билгеләнә.
Шул керемнәрнең төп чыганаклары булып, түбәндәгеләр тора:
- оешмаларның табышына салым: алдагы елда – 40,2, 2025 елда – 41,3, 2026 елда - 39,1 процент;
- физик берәмлекләрнең керемнәренә салым: 27,2 процент, 28 процент, 28,3 процент;
- акцизлар: 14,5 процент, 16,3 процент, 18,7 процент;
- милеккә салымнар: 2024 һәм 2025 елларда – 7,5 процент, 2026 елда – 7,3 процент.
Киләсе елда Башкортстан бюджеты дефициты 10 миллиард сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. 2025 һәм 2026 елларга бюджетның дефицитсыз булуы планлаштырыла.
Депутатлар белән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтенә түләү, социаль якланмаган категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, мәдәниятне финанслау мәсьәләләре дә каралды.
Фото: pravitelstvorb.ru