+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 ноябрь 2023, 12:41

Уфада янә "Халыкара бизнес атналыгы" узачак

"Халыкара бизнес атналыгы" - дәүләт һәм коммерция структуралары өчен хезмәттәшлек һәм үсешнең мөһим аспектлары турында фикер алышырга уникаль мөмкинлек. Форум кунаклары - федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, эшлекле даирә вәкилләре һәм төрле илләрдән, шул исәптән Кытай, Казахстан, Беларусь, Үзбәкстан, Төркия, Иран һәм башкалардан рәсми делегацияләр. Узган елгы форум кысаларында илледән артык килешү төзелде, чарада өч меңнән артык кеше катнашты.

Уфада янә "Халыкара бизнес атналыгы" узачакУфада янә "Халыкара бизнес атналыгы" узачак
Уфада янә "Халыкара бизнес атналыгы" узачак

Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сүзләренчә, "Халыкара бизнес атналыгы" икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү, тышкы сәүдә эшчәнлеген активлаштыру, яңа инвесторлар җәлеп итү һәм гамәлдәге партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим чара булып тора. Форум инновацион проектларны тәкъдим итү һәм халыкара аренада урын алу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

- Чара башланырга санаулы көннәр кала. Еш кына нәкъ менә Уфа зур халыкара чаралар уздыру урыны итеп сайлана. Июньдә республика башкаласы Русиянең һәм Беларусьның X Форумын кабул итте. Илебезнең 58 төбәгеннән һәм Беларусьның барлык өлкәләреннән делегацияләр килде. Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XIX форумында Президент Владимир Путин, киләсе ХХ Форум Уфада узачак, дип белдерде. Бу - зур мәртәбә һәм җаваплылык, әлеге эшне югары дәрәҗәдә оештырырга тырышачакбыз.

Ихтимал, 2024 ел Башкортстан өчен үзенчәлекле булыр дип көтелә. Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү булачак, шулай ук «Русия - спорт державасы» форумы узачак, апрельдә республиканы Пекинда тәкъдир итәчәкбез. Боларның барысы да сизелерлек синергетик нәтиҗә, шулай ук Башкортстанның халыкара аренадагы урынын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас