

Русия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова брифинг барышында «Халыкара бизнес атналыгы-2023» Башкортстан Республикасында узачак, дип игълан итте. Захарова билгеләп үткәнчә, форум гамәлдә булган вакытта үзен дәүләт һәм бизнес арасында диалогны тикшерү һәм үстерү өчен профессиональ мәйданчык буларак танытты. Форумны оештыручы булып традицион рәвештә Башкортстан Хөкүмәте тора.
- 22-25 ноябрьдә Уфа шәһәрендә «Халыкара бизнес атналыгы-2023» узачак. Форум гамәлдә булган вакытта үзен дәүләт белән бизнес арасында диалогны тикшерү һәм үстерү өчен профессиональ мәйданчык буларак танытты. Ел саен чарада 30дан артык тематик сессия һәм түгәрәк өстәл эшли, килешүләр төзелә. Форумда Белоруссия, Иран, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытай, Казахстан, Төркия һәм башка илләрдән 1000нән артык кеше катнашачак, — дип сөйләде брифинг барышында Мария Захарова.
Русия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле шулай ук билгеләп үткәнчә, быел форум өч тематик көн кысаларында Башкортстан һәм Русиянең икътисад, экспорт, инновацияләр һәм инвестицияләр өлкәләрендә перспективалы үсешенең төп мәсьәләләренә багышланачак.