+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 ноябрь 2023, 09:40

Башкортстанда кече бизнестан сатып алулар буенча стратегик сессияләр башланды

Башкортстан Республикасы Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты тарафыннан бу айда заказчылар өчен кече эшкуарлык субъектларыннан һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалардан сатып алулар күләмен арттыру мәсьәләләре буенча җиде стратегик сессия уздырыла.

Башкортстанда кече бизнестан сатып алулар буенча стратегик сессияләр башландыБашкортстанда кече бизнестан сатып алулар буенча стратегик сессияләр башланды
Башкортстанда кече бизнестан сатып алулар буенча стратегик сессияләр башланды
- Кече бизнес дәүләт сатып алуларында мөһим роль уйный: базарның товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тулылануын хуплый, тармак һәм төбәк монополизмын җиңәргә ярдәм итә, сатып алуларда көндәшлек дәрәҗәсен арттыра. Шәхси стратегик сессияләр кече эшкуарлык субъектларыннан һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның дәүләт сатып алулар секторына җәлеп ителүен арттыру максатларында уздырыла, - дип билгеләп үтте Дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.


Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас