+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 ноябрь 2023, 07:55

Контроль-күзәтчелек органнары профилактик эшен дәвам итә

Быел Башкортстан эшкуарлары контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан 28 профилактик визит башлангычы белән чыкты. Практика тикшерүче органнарның бизнес белән үзара хезмәттәшлегенең әлеге формасының нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Контроль-күзәтчелек органнары профилактик эшен дәвам итәКонтроль-күзәтчелек органнары профилактик эшен дәвам итә
Контроль-күзәтчелек органнары профилактик эшен дәвам итә

Профилактик визитлар мәҗбүри булырга, яки компания (эшкуар) башлангычы буенча үткәрелергә мөмкин. Мәҗбүри визитлар билгеле бер өлкәдә бер ел элек эшли башлаган компанияләргә, шулай ук бик югары, югары һәм зур хәвефсезлек категорияләренә караучы объектларга карата үткәрелә. Эшкуар профилактик визит үткәрүне башлап җибәрә, ягъни контроль органга (яки берьюлы берничә) электрон почта аша гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

- Профилактик визит бизнеска административ басымны киметү буенча мөһим чара булып тора һәм ул эшкуарлыкка ярдәм итү өчен нәтиҗәле корал. Эшкуарларның үзләре янына контролерларны чакыруы, профвизитлар үткәрүдән курыкмавы мөһим. Аларның нәтиҗәләре бары тик тәкъдим итү характерында, штраф санкцияләре кулланылмый. Моннан тыш, профилактик визиттан соң эшкуарга карата планлы тикшерүне гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас