+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 ноябрь 2023, 09:38

Башкортстанның Үсеш корпорациясе тармак секциясе оештырачак

«Халыкара бизнес атналыгы - 2023» форумының эшлекле программасының икенче көне кысаларында Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе (НААИР) тарафыннан тармак секциясе оештырылачак.

Башкортстанның Үсеш корпорациясе тармак секциясе оештырачакБашкортстанның Үсеш корпорациясе тармак секциясе оештырачак
Башкортстанның Үсеш корпорациясе тармак секциясе оештырачак

- Фикер алышуның төп темасы - инфраструктура мәйданчыкларында ярдәм чаралары һәм преференция зоналарын үстерү перспективалары. Моннан тыш, без индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары төзегәндә дәүләт ярдәме чараларын куллану мөмкинлекләрен, шулай ук резидентлар предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү механизмнарын ачыкларбыз. Әлеге юнәлешләрдә «Гомель-Ратон» махсус икътисади зонасыннан хезмәттәшләребез дә үз эшләнмәләре белән уртаклашачак. Алар белән без элегрәк төзелгән килешү кысаларында үзара хезмәттәшлек итәбез. Шулай итеп, без НААИР белән бергә оештыра торган тармак секциясе илнең преференцияле зоналарын үстерү стратегиясендә тәҗрибә алмашу һәм эшләү мәйданчыгы булачак, - диде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас