Аның оештыручылары - "Ведомствоара аналитик үзәк", "Аэрокосмос инновацион үзәге", "Башкортстанның Стратегик эшләнмәләр үзәге" оешмалары.
- Без секторның төп катнашучылары белән берлектә үткәргән тармак секциясе тәҗрибә уртаклашу, кече авиация һәм БПЛА хезмәтләренә ихтыяҗны формалаштыру стратегиясен эшләү, консервацияләнгән аэродромнарны эшлекле әйләнешкә кертеп, күпмаксатлы куллану өчен мәйданчык булачак, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Стратегик эшләнмәләр үзәге директоры Евгений Базылев.
Эшлекле секция 24 ноябрьдә 14:30 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Конгресс-холлда үтәчәк.
Халыкара бизнес атналыгы - ел саен үткәрелүче икътисади вакыйга, ул хакимият вәкилләрен, бизнес-берләшмәләрне һәм төрле өлкәләрдән экспертларны берләштерә. XVI халыкара бизнес атналыгының программа конференциясе утырышы кысаларында форумның эшен 1 декабрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителде. Шулай итеп, "МНБ-2023" 22 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Уфада «Торатау» Конгресс-холы мәйданчыгында узачак.
Элегрәк Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, "МНБ-2023"тә 15 илдән делегацияләр катнашыр дип көтелә. Бу икътисади вакыйга 4 меңнән артык кешене берләштерәчәк. Форум кырында 50дән артык эшлекле чара узачак, аларда федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 400дән артык спикер чыгыш ясаячак.