+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 ноябрь 2023, 09:50

Бизнес мөнәсәбәтләрен үстерү өчен үзенчәлекле мәйданчык

“Эшлекле Русия”нең Мәскәү төбәк бүлегенең “Мәскәү-Пекин” эшлекле хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе Максим Захаров “Халыкара бизнес атнасы-2023”тә катнашучыларга үзенең иң яхшы теләкләрен җиткерде.

Бизнес мөнәсәбәтләрен үстерү өчен үзенчәлекле мәйданчыкБизнес мөнәсәбәтләрен үстерү өчен үзенчәлекле мәйданчык
Бизнес мөнәсәбәтләрен үстерү өчен үзенчәлекле мәйданчык
Ул, шулай ук, Башкортстан территориясендә автомобиль производствосын үстерүне дә кертеп, офсет контрактларын үстерүгә ярдәм итү юлы белән Русия-Кытай мөнәсәбәтләре үсеше перспективаларын билгеләп үтте.

- Форумга чәчәк атуны, уңышлар телим. Моннан тыш, офсет контрактларын үстерү рәвешендә Русия-Кытай мөнәсәбәтләре үсешенә өлеш кертергә телим. Аларның юнәлешләренең берсе - Башкортстан территориясендә автомобиль производствосын үстерү.

Барысын да форумда катнашырга чакырам. Бу - бизнес һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү өчен уникаль мәйданчык. Башкортстан - уртак җитештерү буенча лидерларның берсе, шул исәптән, Мәскәү һәм Петербург белән беррәттән, офсет контрактларын үстерү буенча да, - дип шәрехләде Максим Захаров.

Фото: ibw-bashkortostan.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас