+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 ноябрь 2023, 12:44

Эшкуарлар яңа партнерлар эзләсен!

Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Митрошин фикеренчә, хәзерге икътисади шартларда төрле илләрдән килгән малтабарлар белән яңа партнерлар табу һәм элемтәләр урнаштыру мөһим һәм стратегик мәсьәлә булып тора.

ibw-bashkortostan.comibw-bashkortostan.com
Фото:ibw-bashkortostan.com

Шулай ук, Митрошин «Халыкара бизнес атналыгы-2023» XVI форумында төбәкләр һәм бизнес вәкилләрен төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, төрле өлкәләрдә яңа партнерлар эзләү максатыннан катнашырга чакырды.

- Без форумда катнашуны бик мөһим активлык дип саныйбыз, чөнки безнең төбәкләр өчен яңа партнерлар һәм төрле илләрдән килгән бизнесменнар белән яңа элемтәләр – бу агымдагы икътисади чынбарлыкта бик мөһим һәм стратегик мәсьәлә. Төбәкара хезмәттәшлекне үстерү безнең ассоциация өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен мөһим. Шуңа күрә без төбәкләрнең әлеге форумда катнашуын хуплыйбыз. Шулай ук бизнес вәкилләрен яңа төбәкләрдә партнерлар табу өчен чакырабыз, – диде Дмитрий Митрошин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас