

Чарада катнашучылар "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында бизнес өчен ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алышачак.
- Башкортстан эшкуарларының «Корпорация МСП» җитәкчелеге һәм экспертлары белән очрашуларын даими үткәрәбез. Корпорация - Русиядә ташламалы финанслау һәм кредит бирү программаларын гамәлгә ашыра торган эшкуарларга ярдәм итү буенча иң зур институт, квалификацияләрен һәм компетенцияләрен күтәрү максатларында эшкуарлар өчен белем бирү программаларын оештыра һәм үткәрә. Аның вәкилләренең эксперт фикере безнең өчен эштә ориентир булып тора, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
«Корпорация МСП»ның экспертлары МСП.РФ санлы платформасы турында сөйләячәк һәм ул төбәк эшкуарларына нәрсә белән файдалы булуы, хәзерге вакытта бизнес өчен гамәлдә булган финанс чаралары, эшкуарларның хокукларын яклау, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары җитәкчеләренең сорауларына җавап бирәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru