- Әлеге сессия кызыклы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам. Беларусь, Казахстан һәм Үзбәкстан узган елда Русия экспорт үзәге төзегән экспорт өчен өстенлекле юнәлешләр картасы кысаларында илләрнең беренче төркеменә керде. Яңа дәүләтара хезмәттәшлек стратегияләре кысаларында Русиядә дә, бу дәүләтләрдә дә проектларны гамәлгә ашыруның перспективалы юнәлешләрен һәм алар өчен мәйданчыкларны аерып күрсәтү мөһим. Шуны исәпкә алып, фикер алышу темасы һәм аның нәтиҗәләре бүгенге чынбарлыкта актуаль булачак дип саныйм, - дип билгеләп үтте Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Михаил Изотов.
Сессиядә Беларусь Республикасының Икътисад министрлыгы, Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы, Стратегик эшләнмәләр үзәге, Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты, Русия кластерлар, технопарклар һәм МИЗ ассоциациясе, «Чирчик» һәм «Джизак» технопарклары (Үзбәкстан Республикасы), «МЦПС Хоргос» АЭЗ идарәче компаниясе (Казахстан Республикасы) вәкилләре катнашырга планлаштыра.