Бу хакта муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимият башлыклары белән оператив киңәшмәдә Премьер-министр Андрей Назаров хәбәр итте.
Премьер-министр 2019 елдан бирле Башкортстанның «Стимул» федераль программасында актив катнашуын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә республика федераль акчаларны җәлеп итү буенча Русия төбәкләре арасында лидер булды.
- Узган елда без Русия Төзелеш министрлыгы белән бюджет кредитлары механизмын кулланып, ике эре инфраструктура проектын гамәлгә ашыру турында килешү төзедек. Бу проектлар -"Нефтекама шәһәре территориясен комплекслы үстерү" һәм "Уфа шәһәренең "Көньяк капкалары" комплекслы торак төзелеше" . Финанслауның гомум күләме 20 млрд сумга якын тәшкил итте, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин торак төзелеше күләмнәрен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру турында тулырак сөйләде. Ул искә төшергәнчә, хәзерге вакытта Башкортстанда 134 төзүче 3 млн кв. метр тирәсе мәйданлы күпфатирлы 246 торак йорт төзүне гамәлгә ашыра.
Егор Родин сүзләренчә, республика федераль министрлыклар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә һәм федераль акчаларны «Стимул» программасы буенча субсидияләр рәвешендә дә, «Инфраструктура менюсы» проекты кысаларында кредит акчалары алу юлы белән дә җәлеп итә. Хәзерге вакытта Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә, Чишмә, Уфа, Стәрлетамак һәм Туймазы районнарында территорияләрне комплекслы үстерүнең 8 килешүе төзелгән. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру 2023-32 еллар аралыгында планлаштырыла. Күрсәтелгән чорда бу территорияләрдә 1,2 млн кв метрдан артык торак төзү планлаштырыла.
Министр вазыйфасын башкаручы, шулай ук, «Төзелеш өчен җир» проекты кысаларында гражданнар һәм инвесторлар бөтен ил өчен бердәм «Иҗтимагый кадастр картасы» санлы сервисы аша торак төзү өчен яраклы җир кишәрлекләрен бәяли һәм сайлый алсын өчен буш участокларны ачыклау дәвам итә, дип өстәде. Ике ел эчендә республикада 1400 җир участогы ачыкланган, төзелешкә 100дән артык участок җәлеп ителгән.
42 муниципалитетта торак төзелешенә җәлеп ителергә мөмкин булган җирләрнең гомум мәйданы 2 675 гектардан артып китә.
Киңәшмә ахырында Премьер-министр муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә республиканың шәһәр төзелеше потенциалын арттырырга кушты.