Башкортстанда «Халыкара бизнес атналыгы-2023» XVI форумы кысаларында «Фермер продукциясен сатуның нәтиҗәле форматы буларак - агроконтрактация» темасына Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы сессиясе узачак, анда урындагы җитештерүчеләрне сәүдә челтәрләре киштәләренә чыгару механизмнары турында фикер алышачаклар.
- Агроконтрактация — республика актив рәвештә хуплаган федераль сәүдә челтәрләре башлангычы. Озак сроклы килешүләр буенча товар китерү җитештерүчеләргә - җитештерү күләмен планлаштырырга һәм продукцияне сатуны гарантияләргә, ә сәүдә челтәренә базар конъюнктурасының йогынтысын, логистик чыгымнарны киметергә һәм кирәкле продукция күләмен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, - дип аңлатты сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Шулай ук секция кысаларында ритейл өлкәсендәге эре компанияләрнең һәм урындагы авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал җитештерүчеләрнең (шул исәптән кече фермер хуҗалыкларының) локаль товарлар ассортиментын киңәйтүгә һәм аларны федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләрендә һәм башка мәйданчыкларда ваклап һәм күмәртәләп сату мөмкинлекләренә юнәлтелгән мәсьәләләр тикшереләчәк.
Эшлекле секция 24 ноябрьдә 16:30 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр “Конгресс-холл”ның зур залында узачак.
Фото: pravitelstvorb.ru