

«МДУ фәнни паркы» генеральный директоры Олег Мовсесян югары уку йортының яшьләрне технологик эшкуарлыкка җәлеп итү тәҗрибәсе һәм, аерым алганда, «Уңыш формуласы» программасы турында сөйләде. Проектның нигезендә студентларга үз идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итү генә түгел, ә конкрет предприятиеләр белщн бәйләнештә тору идеясе ята.
- Без фәнне илебез, бизнес, корпорацияләр алдында торган гамәли мәсьәләләрне хәл итүгә якынайтырга мөмкинлек бирүче кораллар җыябыз. Һәм бу тәҗрибәне ил кысаларында һәркемгә дә җиткерәбез. Без «Иннопрактика» ярдәмендә эшләнгән методиканы тәкъдим иттек - бу илнең теләсә кайсы университетында яки технопаркында Индустриаль партнерлар бурычлары буенча акселератор эшләтеп җибәрү. Проект "Киләчәккә күпер" дип атала, - дип сөйләде Олег Мовсесян.
«Уралхим Инновация» компаниясенең фәнни берләшмәсе белән аналитика һәм кооперация юнәлеше җитәкчесе Ога Белоконева студентлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул Сколково базасында предприятиенең тикшеренү үзәге эше турында сөйләде, яшь галимнәрнең инновацион карарларын җәлеп итү өчен компания проектларын тәкъдим итте.
Фото: ibw-bashkortostan.com