+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 ноябрь 2023, 17:33

Хатын-кыз эшкуар - бүгенге көн тренды

"Халыкара бизнес атналыгы" кырларында «Заман перспективалары: хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү өчен инструментлар буларак диалог һәм хезмәттәшлек» сессиясе узды. Сессиянең модераторы булып "ОПОРА РОССИИ" хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү комитеты җитәкчесе Аида Сәлимова чыгыш ясады.

Хатын-кыз эшкуар - бүгенге көн трендыХатын-кыз эшкуар - бүгенге көн тренды
Хатын-кыз эшкуар - бүгенге көн тренды

- Хатын-кызлар эшкуарлыгы - бүгенге көн тренды, - дип белдерде Аида Сәлимова. - Икътисад "йомшак" көчкә ныграк таяна, бүген күп нәрсә хатын-кызлар эшкуарлыгы перспективаларына күз салып эшләнә. Күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә социаль интеллект, «ихлас» интеллект төп рольне уйный. Өстәвенә, хатын-кызлар бизнесының 90 проценты социаль юнәлешкә ия.

Сессиядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүген хатын-кызларны Русия икътисадына һәм иҗтимагый тормышына җәлеп итү аерым әһәмияткә ия. Уникаль мәйданчыклар, уникаль платформалар эшли, мәсәлән, Евразия хатын-кызлар форумы. Ул төрле тармаклардан - сәнәгать, кече һәм урта бизнес, технология, фән, атом тармагы һәм башка күп кенә өлкәләрдән хатын-кызларны берләштерә. Ил Хөкүмәте 2023-30 елларга хатын-кызлар мәнфәгатьләрендә эш итүнең Милли стратегиясен кабул итте.

Тулырак сылтама буенча укыгыз.

Фото: ibw-bashkortostan.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас