+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 Ноября 2023, 15:33

Мөһим килешүгә кул куелды

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте һәм «Газпромнефть-Региональные продажи» компаниясе рәсми партнеры булган «Уралнефтепродукт» арасында инвестиция белән бәйле килешүгә кул куйды.

Мөһим килешүгә кул куелдыМөһим килешүгә кул куелды
Мөһим килешүгә кул куелды

– Бу килешү «Уралнефтепродукт»ның Башкортстанда дүрт автомобиль ягулык салу станциясен төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлекне җайга салу өчен төзелгән, - дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. - Бүгенге көндә Архангель, Уфа районнарында һәм Уфада җир кишәрлекләре сайлап алынган инде. Без хезмәттәшлек итү һәм бизнес үсеше өчен перспективалы шартлар булдыру өчен һәрвакыт ачык.

Автозаправка станцияләре төзү проекты буенча инвестицияләр күләме 104 миллион сум тирәсе тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта инвестор тарафыннан инвестпроектны Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертү өчен документлар әзерләү алып барыла.

«Уралнефтепродукт» компаниясенең төп эшчәнлеге булып каты, сыек һәм газ ягулыгы һәм шундый ук продуктлар белән күмәртәләп сату тора. 2015 елдан бирле эшчәнлек алып бара.

Форумның беренче көне кысаларында башка мөһим килешүләргә дә кул куелды.

Тугандаш мөнәсәбәтләрне билгеләү турындагы килешүгә Беларусь Республикасы Брест өлкәсенең Брест районы һәм Башкортстанның Уфа районы имзалады. Әлеге документ кысаларында тышкы икътисади, сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник өлкәләрдә, шулай ук мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәләрендә төбәкләр арасында хезмәттәшлек планы эшләнде. План 2023-25 елларга исәпләнгән.

Инвестицион һәм фәнни-техник үсешне көчәйтү буенча хезмәттәшлек турында меморандумга Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Великий камень» Кытай-Беларусь индустриаль паркы кул куйды.

Башкортстан Республикасы Төзүчеләр ассоциациясе һәм «Мәгълүмати модельләштерү технологияләре өлкәсендә оешмаларның милли берләшмәсе» ассоциациясе төзелеш тармагында һәм торак-коммуналь хуҗалыкта санлы эшчәнлеккә ирешү максатларында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас