

Чара "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында узды. Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, Башкортстанда юл буе сервисы юнәлешенә һәм эчке туризмны үстерүгә бәйле рәвештә зур үсеш потенциалы бар. Монда туристик тармак сервисының сыйфатын арттырырга ярдәм итә торган юл буе инфраструктурасын оештыру мөһим звено булып тора.
- Башкортстан өчен бу бигрәк тә актуаль. Гомум кулланыштагы юлларның озынлыгы буенча төбәк - илдә икенче урында тора. Безнең республика аша 20 меңнән 45 мең берәмлеккә кадәр автомобиль үткәрү сәләте булган өч федераль трасса үтә. Юлларның аерым участоклары актив рәвештә киңәйтелә, шулай ук М-12 трассасы төзелә. Без юл буендагы хезмәтне үстерү концепциясен эшләдек. 2024 елга кадәр юл буе сервисының бер мең объектын төзү һәм модернизацияләүгә шактый амбициоз бурыч куйдылар, – диде Рөстәм Моратов.
Сессия барышында Дәүләт думасының Төбәк сәясәте һәм урындагы үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары, Ульяновск өлкәсе губернаторы (2005-21) Сергей Морозов та фикерләре белән уртаклашты. Ул илдә юл буе сервисының агымдагы торышы, проблемалар, шулай ук Ульяновск өлкәсе тәҗрибәсе турында тулырак сөйләде.
Үз чиратында, Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгының проект башлангычы җитәкчесе Наил Фәйрузов юл буе сервисын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру практикасы һәм төбәк территориясендә инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек, аерым алганда, эшнең төп юнәлешләре турында җентекләп сөйләде. Бу дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү, "җир банкы"н формалаштыру, инвесторларны җәлеп итү һәм алар белән эшләү, объектларның тышкы кыяфәте һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты.
Фото: ibw-bashkortostan.com