+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 ноябрь 2023, 14:32

Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе вәкилләре белән сөйләшү узды

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе (АИРР) директоры Александр Смекалин белән очрашты. Көн тәртибендә - республиканың һәм тышкы икътисади һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендәге берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге.

Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе вәкилләре белән сөйләшү уздыРусия Инновацион төбәкләр ассоциациясе вәкилләре белән сөйләшү узды
Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе вәкилләре белән сөйләшү узды

Төбәк җитәкчесе Александр Смекалинны Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры вазыйфасына тәгаенләнүе белән котлады һәм аның тәҗрибәсе оешма үсешенә яңа стимул бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусының беренче чиратын ачу турында хәбәр итте. Биредә 2024 елдан республиканың әйдәп баручы вузларының заманча лабораторияләре эшли башлаячак.

- Кампуста алдынгы продуктлар формалаштыру өчен яхшы база булдырабыз, - диде Радий Хәбиров. - Ассоциация белән уртак бурычыбыз - инновацион эшләнмәләрне сәнәгать җитештерүе дәрәҗәсенә чыгару һәм алга таба хәрәкәт итү.

Александр Смекалин Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе эшчәнлегендә актив катнашкан Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас