+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 ноябрь 2023, 13:27

Төзелешнең санлы киләчәге өметле

Уфада XVI "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында "Төзелешнең санлы киләчәге" панель сессиясе узды. Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров чыгыш ясады.

Төзелешнең санлы киләчәге өметлеТөзелешнең санлы киләчәге өметле
Төзелешнең санлы киләчәге өметле

Уфаның "Торатау” Конгресс-холлында узган XVI "Халыкара бизнес атналыгы" форумындагы сессияне ачып, Андрей Назаров төзелешнең санлы киләчәге кайбер трендларда һәм "санда" инде күптән сатулар, документлар әйләнеше һәм барлык документация инде күптән "сан"да чагылыш таба дип белдерде.

Санлы вертикальнең үзәк звеносы булып биредә Башкортстанның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы тора. Ул Русиядә иң яхшы өчлеккә керә.

- Аның нигезендә 40тан артык төр шәһәр төзелеше хезмәтләрен күрсәтү процессы тулысынча автоматлаштырылган. Ә аларның саны 2020 елдан бирле 63 меңнән артып киткән. Быел без аны ун тышкы мәгълүмат системасы белән интеграцияләүне тәмамлыйбыз. Мәгълүмати модельләштерү технологияләре киң кулланыла. Мондый системалар бездә 17 төзелеш компаниясендә гамәлгә кертелгән. Алар ярдәмендә, мәсәлән, Кузнецов Затонында балалар бакчасының һәм Уфаның «Конди» торак комплексы проектының мәгълүмати модельләре эшләнде, - дип җентекләп сөйләде Премьер-министр.

Республикада шәһәр төзелешенең санлы вертикале турында тулырак мәгълүматны төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Владислав Сидоркин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, санлы вертикальнең үзәк системасы һәм мәгълүматны федераль дәрәҗәгә җиткерүче булып Башкортстанның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы тора.

Андрей Назаров сүзләренчә, импортны алмаштыруны арттырырга, Ватан программаларын активрак кулланылышка кертергә кирәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас