+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2023, 17:35

Чит ил базарларына чыгар өчен тәкъдимнәр яңгырады

Русия IT-базарын бәяләүне һәм алга таба үсеш юнәлешләрен «Халыкара базарда Русия IT-карарларын үстерү һәм киңәйтү» стратегик сессиясендә тәкъдим иттеләр.

Чит ил базарларына чыгар өчен тәкъдимнәр яңгырадыЧит ил базарларына чыгар өчен тәкъдимнәр яңгырады
Чит ил базарларына чыгар өчен тәкъдимнәр яңгырады

"Форт Диалог" компаниясенең Уфа филиалы директоры, Башкортстан Мәгълүмати технологияләрне үстерү ассоциациясе әгъзасы Вилнар Хәбибов сүзләренчә, соңгы өч елда Русиянең IT-базары җитди үзгәрде һәм тотрыкланды. Русия "айтишник"лары үсеш өчен потенциал буларак халыкара мөмкинлекләрне карый.

Ә "IT Channel News" баш мөхәррире урынбасары Светлана Белова билгеләп үткәнчә, индустрия программа тәэминатында гына түгел, ә искиткеч үсеш саннарына ирешкән. Аның фикеренчә, алга таба үсү өчен халыкара базарга чыгарга кирәк - акча эшләү өчен генә түгел, тәҗрибә туплау өчен дә.

Секциядә IT-компанияләр вәкилләре чит ил базарларына чыгу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фото: ibw-bashkortostan.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас