+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2023, 13:24

Казахстан вәкилләре белән мөһим килешүләр имзаланды

Уфада XVI "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Башкортстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча утырыш узды.

Казахстан вәкилләре белән мөһим килешүләр имзаландыКазахстан вәкилләре белән мөһим килешүләр имзаланды
Казахстан вәкилләре белән мөһим килешүләр имзаланды

Чарада Казахстан Республикасы сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев, Русиянең Казахстандагы сәүдә вәкиле Антон Логинов, Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, Казахстан Республикасы парламенты - Мәҗлесе депутаты Динара Шукижанова, Башкортстан һәм Казахстан ведомстволары вәкилләре, төбәк предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

- Агымдагы елда Казахстанга дүрт нәтиҗәле визиттан соң безнең өчен Казахстан партнерларын кабул итү - зур мәртәбә. Май аенда, бизнес-делегация белән берлектә, без Казахстанның иң эре машина төзелеше күргәзмәсендә 100дән артык очрашу уздырдык. Сентябрьдә «Иннопром. Казахстан-2023» булды. Бу чара безнең өчен якынча 0,5 миллиард сумлык коммерция контрактларына кул кую белән тәмамланды. Моннан тыш, без республикаларыбызның хезмәттәшлеге буенча "юл картасын" яңарту процессын төгәлләдек. Әлеге документта 2024 ел ахырына кадәр кооперациянең принципиаль мөһим юнәлешләре билгеләнә, - дип сөйләде Премьер-министр.

Русиянең Казахстандагы сәүдә вәкиле Антон Логинов бүгенге көнгә Сәүдә вәкиллегенең төрле стадиядәге 300дән артык инвестиция проекты барлыгын сөйләде. Ведомство мәгълүматлары буенча, Русиянең 12 чик буе төбәгенә Русия һәм Казахстан арасындагы барлык үзара товар әйләнешенең 25 проценты туры килә. Русиянең 83 төбәге дус ил белән актив сәүдә итә, 27сенең Казахстанның 16 төбәге белән килешүләре имзаланган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас