+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2023, 17:09

Казахстан вәкилләре катнашлыгында мөһим утырыш узды

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холында "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан сәнәгать министры Канат Шарлапаевның республика предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәйтелгән очрашуы узды.

Казахстан вәкилләре катнашлыгында мөһим утырыш уздыКазахстан вәкилләре катнашлыгында мөһим утырыш узды
Казахстан вәкилләре катнашлыгында мөһим утырыш узды

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, катлаулы шартларга карамастан, 2024 елга Башкортстан бюджетында сәнәгать һәм бизнес өчен стимуллаштыру чараларын финанслау сакланып калган.

Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры ассызыклаганча, Башкортстан аларның иле өчен мәдәни яктан якын төбәк булып тора. Канат Шарлапаев инвесторларга тәкъдим иткән дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Алар арасында махсус икътисади зоналар преференцияләре, махсус инвестиция контрактлары модельләре бар.

Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов республикада сәнәгать кооперациясенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

- Быел Урал пружина заводы Костанайда җитештерү мәйданчыгы төзелешенә кереште. Проект буенча инвестицияләрнең якынча күләме 5 миллион доллар тәшкил итәчәк. Производствоны 2024 елның мартында эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз, – диде Рөстәм Моратов.

Очрашу ахырында Башкортстан Башлыгы Казахстан делегациясенә "Халыкара бизнес атналыгы" чараларында актив катнашканнары өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас